Тэтимол 2015

ТЕРЕМ «терем, теремок (в сказке)». Дәреслекләрдә терем, терем, теремкәй, теремдә кемнәр яши диелгән әкият сүзләре китерелә. Бу сүзләр русчадан алынган шикелле, ләкин к. төр. darım evi «төрекмән өе», төркм. därim «төрек тирмәсе», к. Räsänen 1969: 133.

Бу сүз тирмә (к.) белән тамырдаш, ләкин (тäк- «тирү, җыю» тамырыннан») икенче төрле ( кушымчасы ярдәмендә) ясалган булса кирәк. Рус этимологик сүзлекләрендә тéрем сүзенең этимологиясе бәхәсле (күптөрле фикерләр әйтелгән), к. Фасмер IV: 47 (кыпч. тäрмä «хатын-кыз тирмәсе» сүзеннән килү ихтималын да күрсәтә).

Гомуми закончалыклар буенча, бу сүзнең саф тат. яңгырашы тирем булырга тиеш. Андый сүз бар, ләкин икенчерәк мәгъ.: «бер тапкыр җыелган җиләк-җимеш күләме».



Предыдущая статья            Следующая статья