Тэтимол 2015

ТЕРЕКӨМЕШ[тĕрĕкөмөш], теркөмеш «ртуть» (буквально «живое серебро») ~ башк. терегөмөш > мар. (Упымарий: 221) тыркүмĕш, удм. (Насибуллин: 142) тьркьмьш id. ≈ чув. чĕрĕкĕмĕл id.; «терекөмеш» (татарчадан калька); мар. илыше вуд «терекөмеш» – сүзмә-сүз «тере су»; хак. тiрiг мööн суғ «терекөмеш», әкияти «тере суы» (мööн < яз. монг. mönggün «көмеш»); фар. симаб (сим «көмеш», аб «су») һәм монг. мöнгöн үс «терекөмеш» сүзмә-сүз «көмеш су» ~ чаг. иске тат. һ.б. күнә суы (к. Күнә ).

Фар. симаб иске тат. һәм бүтән яз. төрки телләрдә кулланылган. Федотов II: 414.



Предыдущая статья            Следующая статья