Тэтимол 2015

ТЕРӘ-Ү «подпирать; припереть (к стене)» > чув. тĕре- < гом. кыпч., алт., уйг. тирә-, тирэ-, угыз. дирэ-, дирә-, үзб. диал. (< төркм.) диирә-, як. (Пекарский III: 2679) тiрä-, тiäрä-, бор. төрки (ДТС: 561–562) tirе- id. Э.В. Севортян фикеренчә, бор. фар. tir < tigrа «ук; мачта; сайгау һ.б.» сүзеннән (ЭСТЯ III: 238–240). Бу фаразны инкяр итеп булмаган кебек, исбат итеп тә булмый. Безнеңчә, терә- < тирә- < тигрә- «нык тиеп тору» фигыленнән тэг-, тиг- «тию, җитү» тамырыннан (чаг. җәй- → җәйрә-, көй- → көйрә- һ.б.ш.). Чаг. ш. ук тунг. тирэ- «стенага терәү, бастыру, кысу, терәтү» (ССТМЯ II: 187–188). К. Теркә-ү. Будагов I: 414; Федотов II: 220.

Дерив.: терәл-ү, терәш-ү, терәт-ү; терәтке, терәткеч.



Предыдущая статья            Следующая статья