Тэтимол 2015

ТЕПКЕ, тепте (ТТДС II: 295; БТДҺ: 313), иск. тыпқы «совершенно, совсем (похожий)» ~ төр., кр.-тат. tıpkı id.< гар. (Özön: 866) т̣ибқ «охшаш, ярашлы; копия» ← т̣бқ «тыгыз, тигез, төгәл ябу». Бу күпмәгънәле тамырга тагын төрле сүзләр, шулардан тат. теленә дә кергән табикъ, мөтәбикъ «үзенә ярашлы», татбикъ «яраштырып куллану; сылтау», табақ ~ тәбәқ «капкач, табак», табәқа «(сыйнфый, иҗтимагый) катлам; класс» сүзләре дә карый.



Предыдущая статья            Следующая статья