Тэтимол 2015

ТЕҢКӘ «нерв, нервы; нервный тик» – бу сүзнең аерым билгеле фигыльләр белән генә кулланылуы аның этимологиясен билгеләүгә комачаулый: чув. тĕнке, тинке «көч, куәт» (тинке кăлар «теңкә чыгару» – «хәлдән тайдыру»), тинкелен- «теңкәләнү» – «көчәнү, азаплану», тинкер- «теңкәрү» – «текәлү»), кырг. диңкэ, дэнкэ, тэнке «көч-куәт, түзем» (диңке қуру- «теңкә кору»), каз., к.-калп. дiңге, ком. динке «куәт, гайрәт; нерв», үзб. тиңка, уйг. тиңкә «хәл» (тинка қур- «теңкә кору»), төркм. тиңкеңи дикмек «текәлеп карау», к.-балк. тинке, тюнке «көч, хәл» (ш. ук аерым тәгъбирләрдә). Чаг. калм. тэңкэ «көч, куәт», алт. диал. тäңкi «чирдән терелеп, көч алу» ~ монг. тэнхэл, тэнхээ «көч-куәт». Икенче яктан, к. фар. тäңк «киеренке хәл». Гомумән, теңкә сүзенең этимологиясе томанлы булып кала. Федотов II: 232–233.



Предыдущая статья            Следующая статья