Тэтимол 2015

ТЕЛМӘРҖЕН, диал. (Тел ярышы: 53) телмәрчен «лягушка, вид лягушки» < бор. *тилмэрҗин < тилмэрчин «дастанчы, телмәрче» (чаг. калм. кэлмэрҗин id.) > башк. (БТДҺ: 348) телмәрйен, тәлмәрҗен, телмәрйән (бу вариант халык этимологиясен чагылдыра). Гомумән, бу сүз монгол телләрендә килеп чыккан (төрки -чи ~ монг. чин). К. Телмәр. «Дастанчы > бака» мәгъ. күчешенә аналогия – озан «дастанчы > ата көртлек».

Башк. (БТДҺ: 84, 348) дәлбе, дәлбәрйен, тәлбақа, тәлбеш һ.б. вариантлар җирле сөйләшләрдә пәйда булганнар. Тат. (халык этимологиясенчә) телмәрчән «телмәр сөйләүчән» дип аңлату да бар.



Предыдущая статья            Следующая статья