Тэтимол 2015

ТЕЛМӘР диал. «речь, доклад», диал. (Тел ярышы: 94) «литератор; мастер слова» < бор. кыпч. *тилмэр, к. алт., кырг. тилмэр «кошлар телен аңлаучы кеше; телдәр, телбистә» ~ бур. хэлмэри «тәрҗемә, аңлатма» – бу сүзнең үзеннән бигрәк дериваты киң таралган: башк. телмәрсе «оратор», тат. телмәрче «кош сайравын тыңлап, “аңлатып” бирүче күрәзә», башк. телмәрйен «(сайраучы) бака» ~ бор. монг. (Х г.) kelmerčin, иске монг. kelemürči «тәрҗемәче; аңлатучы», калм. келмерчин «әкиятче, дастанчы» >> тылмач (к. Тылмач ). Шулай итеп, төрки тилмэр ~ монг. кэлмэр, кэлмэри «озын нотык, кошлар (бакалар) сайравы», күренеп тора ки, төрки тил, тыл ~ монг. кэл, кэлэ «тел» сүзеннән параллель рәвештә ясалган; -мэр ~ -мэри, -мүри морфемасы безгә аңлашылмый. Ихтимал, гом. төрки -ма//-мә(мэ) сыйфат ясагыч кушымчасының борынгырак варианты *-мар//-мәр булгандыр, чаг. иске монг. kelemerči, уйг. кәләмәрчи «тәрҗемәче, телмәрче». Лигети Л. Табгачский язык – диалект сяньбийского // Народы Азии и Африки, № 1. 1969: 107–117. Кара Д. Книга монгольских кочевников, М., 1972: 9; Менгес 1979: 147. К. түбәндәгене.



Предыдущая статья            Следующая статья