Тэтимол 2015

ТЕЛ «язык», «язычок (как деталь)» < гом. төрки тил, гом. угыз. дил, уйг. диал. (Радлов III: 1223), бор. төрки (ДТС: 566) tıl, як. тыл id. һ.б. үзенчәлекле вариантлар тур. к. ЭСТЯ III: 228–230. Безнеңчә (Э.В. Севортян бу тур. бер сүз дә әйтми), тĕл < тил ~ фин-угор. kēle ~ бор. монг. kele(n), инде күптән әйтелгәнчә, уртак чыганактан булырга тиеш (к. КЭСК: 149) һәм мәдәни сүзләр җөмләсенә керә: бу сүз аңлашырга, хәбәрләшергә теләүне белдергән һәм хәтсез заманнардан бирле төрле (ш. ук кардәш булмаган) телләрдә сөйләшүчеләр очрашканда беренче сүз буларак, Евразиянең урман һәм урман-дала зонасында киң таралган (к ~ т вариантлашуы төрле зоналарда очрый). К. ш. ук Кәләш, Килен. Яз. телләрдә тел < тил тур. Будагов I: 371–372 (бик тәфсилле).

Тат. сөйләшләре даирәсендә тел//кел параллельлеге ярылып ята, к. телә-ү//келә-ү, телмәр//келмәр һ.б. Дөрес, монг. кэл варианты белән төрки тил варианты арасында закончалыклы фонетик тәңгәллек юк, ләкин шундый киң таралган тамыр «закончалыксыз» да үзгәрергә мөмкин. Әйтмәкче, тил сүзен ти-, тэ- «әйтү, дию» сүзеннән чыгып аңлатуларда да фонетик эзлеклелек ригая ителми.

Чув. чĕлхĕ < болг. *тĕлгĕй ~ тĕлгәй ~ телкәй? (әй, телкәйләрең дип әйтү татарча сөйләмдә дә кулланышлы).

ССТМЯ (II: 180) төрки til ~tıl сүзен эвенк. тил- «аңлау» белән чагыштыра.

Тел бик продуктив нигез: регуляр дериватлар – телле, телсез, телче, телчән, телчек (боларның арытабангы деривациясе дә булучан). К. Телә-ү, Телгәч, Телдәк, Телдәр, Телмәгәй, Телмәкәр, Телләш-ү, Телмәр, Телмәт, Тылакый, Тылкы-у, Тылмач, Тылтык.



Предыдущая статья            Следующая статья