Тэтимол 2015

ТЕКМӘ, диал. текмәк, текмә читән «тын», диал. (ТТДС I: 405) «сушилка сена; сруб для погреба; частокол, штакетник; калитка между двумя дворами» > чув. тĕкме, тĕкмек, удм. (Алатырев 1976: 144) тыкме id. ← тек- < тик- (к. Тек-ү ), к. куман. (Радлов III: 1351) тiкмä «кадап куелган; казык; багана».

Текмә сүзенең чув. (болг.?) чикме варианты да Идел-Урал телләрендә киң таралган: мар. (Упымарий: 222; Иванов, Тужаров: 265; Саваткова: 185–186) цыкма, цикма, цĕкмä «текмә, читән» > удм. диал. (Насибуллин 1978: 146) чыкма id. Бу сүз элегрәк шәһәр, кальга, кирмән ныгытмасын белдергән, к. мар. Цикмäгäрмäн «Козьмодемьянски кирмәне» – элекке болгар кальгасы, цикмäнай, цикмäныш «курык (тау ягы) марилары» («кальга ягы»). К. ш. ук Шикмә.

Текмә продуктив нигез: текмәлә-ү, текмәлек  һ.б. Идел-Урал регионыннан тышкы телләрдә тикме сүзе «чигү» мәгъ. (ком., к.-балк.) очрый. Төр. dikme «бастырып куелган, тек басып торган» һ.б.



Предыдущая статья            Следующая статья