ТЕЗ-Ү «ставить в ряд; нанизывать» < гом. кыпч., чыгт., уйг. тиз-, чыгт. тизэ-, угыз. диз-, хак. чĕс- һ.б. ~ чув. тир- id.; сүзнең исем коррелянты да бар: харәзем. тиз «тезем; көй» (к. ЭСТЯ III: 218–220). Räsänen 1969: 482; Федотов II: 235. Чув. тир- «тезү, энә күзләү, кадау, үрү» сүзе тез- < тиз- белән баглы булмаска да мөмкин, ул тат. тир-ү «тезү» сүзенә охшаш, ә бу сүзнең вокализмы аны тез- < тиз- белән багламый. Шулай ук тез-ү  һәм төз-ү  сүзләрен баглау да фонетик законнарга хилаф. Тез-ү  бик продуктив нигез: тездер-ү, тезел-ү, тезеш-ү; тезгеч, тезем,  диал. тезмәк  (бу сүзләр күпмәгъ.). К. Тезге, Тезген, Тезе, Тезмә, Тезмәле.   |