Тэтимол 2015

ТЕЗГЕН, иск. (Троянский I: 529) дезгин «узда, уздечка», «вожжи, повода» ~ гом. кыпч., уйг. тизгин, төркм., к.-калп., төр., аз. дизгин, алт. тискин, як. тескин, уйг. диал. тэзгэн id., к.-балк. тизгин «тезем, рәт; юл, сәтыр (текстта)», Котбидә тäзгин ~ көрд. däzgin id. Чаг. чыгт. тизгäк «бер-берсенә бәйләнгән дөяләр рәте» (Радлов III: 1399). К.-балк. һәм чыгт. мисалларыннан чыгып, бу сүзне тез-ү ~ тиз- сүзеннән дип карарга мөмкин, ләкин фар. дäст «кул» сүзе нигезендә дә ясала алган.

Тезген < тизгин төркиләрдән күрше халыкларның телләренә дә кергән (мәс., рус. диал. чизгины). ЭСТЯ III: 220–221 (Э.В. Севортян бу сүзне тез- < тиз- фигыле белән бәйләми). Аникин: 661.

Дерив.: тезгенле, тезгенсез; тезгенлә-ү һ.б. (күч. мәгъ.).



Предыдущая статья            Следующая статья