Тэтимол 2015

ТЕЗ «колено» < гом. кыпч., уйг., бор. төрки тиз (tiz, к. ДТС: 564), госм. диз, төркм. дииз, дыыз, алт., кырг., каз., үзб. (Радлов III: 1383) тизә, тизэ id. ~ чув. чĕр < *тĕр id. Һичшиксез терсәк (к.) сүзе белән тамырдаш. Тер < тир тамырын як. түс-үргäс «тез» (к. Пекарский: 2926) ~ монг. türei «куныч» сүзе белән дә чагыштыралар. К. ш. ук хак. тĕзэк ~ як. түсэх, түһэх «тез, тезләр», хак. диал. тĕзэнэк «тез, бер тез». Бу форма тез < тиз сүзенең тәүдә икелек санын белдергәнлеген күрсәтә (*тū-з < *тэг-из > бор. кыпч. *тэwиз > як. *түүс > түс ?). Räsänen 1969: 482; ЭСТЯ III: 336.

Аерым дериват: тезлән-ү .



Предыдущая статья            Следующая статья