Тэтимол 2015

ТЕГЕРМӘН «мельница» < (дөресе) диал. тәгермән id. Бу сүз тат.-башк. сөйләшләрендә гаҗәп күп вариантлы: Урал сөйләшләрендә тигәрмән ~ тәгәрмән (и ~ ә) пары бар; ул *тэгэрмән яңгырашыннан килә; тәгермән < бор. төрки (Поппе 1938: 344, 353; ДТС: 548) tegirmän, шуннан ук чыгт. тäгирмäн, тäкирмäн, тäкäрмäн, тäкүрман, үзб. тегирман; тигермән (Тумашева 1992: 208; БТДҺ: 315) < тэгирмäн сүзеннән тат. (э > и) варианты; тәүермән (Тумашева 1992: 206) < чыгт. тäгүрмäн – типик кыпч. (-г- > w) варианты; тегермин (гәй, к. ДС I: 182) «тегермән» ~ тәгәрми, тәгәрмәй (Башкортстанның Яңавыл авылында без теркәдек. – Р.Ә.) «тәгәрмәч» < бор. төрки (ДТС: 548) tegеrmi «түгәрәк, тәгәрмәч»; декермән (Троянский I: 534) «тегермән» искечә язылыш кына булса кирәк яисә угыз телләрендәге дäгирмäн, дäкирмäн «тегермән» (төр. tegirmеn «тегермән; герле сәгать») сүзенең чагылышы.

Миш., башк. диал. (ТТДС I: 414) тирмән, тирмин ~ к.-балк. тирмен, термен, кар. тэрмэн, термянь, алт. тäрмäн, тääрбäн, хак. тирбэн, тув. тээрбе һ.б. ~ (миш.) тийĕрмән, кар. тэйирмэн < тэгирмáн «тегермән; зур тәгәрмәч» – аерым тарихи изоглосса.

Гомумән, тәүдә тэгирмäн «зур тәгәрмәч» (к. нокр. сөйл. тигермән «тегермән ташы») – тэгир-, тэкир- (тат. диал. тәкер-) ← тэкир- (тат. диал. тәкер-) «әйләнү» сүзеннән (к. Тәгәрмәч ) тэг «түгәрәк» (к. Тәүлек ) тамырыннан: аның «зур тәгәрмәчле арба» мәгъ. булган (кырг. тегирмен җек- «тегермән җигү», гомумән «җигү»). Бу сүз күп күрше телләргә кергән. К. Тәгәрмәч . Будагов I: 367–368; Räsänen 1969: 469; Clauson: 486; ЭСТЯ III: 172–173, 176–178.

Тегермән продуктив нигез: тегермәнче, тегермәнлек. Тегермән тарту тур. к. Тарт-у. Чув. арман < авăрман < *әwермән «тегермән» – тәгирмән сүзеннән калька. Чув. авǎрман авáрать «тегермән әйләнә» ~ тат. диал. тәкермән тәкерә id.

Тегермән сүзенең тарихы махсус тикшеренүгә мохтаҗ. Монда азаккы -мәй ~ -ми ~ -мән ~ -мин аерым бер сүз булган (гөманымча – фар. бäйн «бәйле, баулы», к. Бәйнә-бәйнә ).



Предыдущая статья            Следующая статья