Тэтимол 2015

ТЕГЕНӘ, тегнә, текнә (Троянский I: 346) «әнә теге» ~ кырг. тигине ~ бор. монг. tegüni, tǖni «тегенә» (к. Владимирцов: 196). Бу сүз татарчада һәм монголчада үзгәчә ясалган булса кирәк: тат. теге-нә (-нә, -на күп кенә күрсәтү алмашлыкларына өстәмә: ана//әнә, мона, тәнә һ.б.; сүз нә < нэң «ни, нәрсә» сүзе белән бердәй).



Предыдущая статья            Следующая статья