Тэтимол 2015

ТЕГЕ, диал. (Дмитриева 1981: 187) теги, тиги «то, тот, вышеупомянутый; известный общающимся» ~ хак. тiгi, кырг., алт., чыгт. һ.б. тиги, тига (кыпч. телләрендә сирәк очрый) id. < бор. *тики < ти-ки, тэ-ки id. (алт. диал.) тэ, гаг., аз. та, төр. dee, бор. монг. te, тунг. (Рамстедт 1957: 74) та, тей, тейе «теге; әнә» һ.б. (та//тэ тамырыннан бик күп мисалларны к. ССТМЯ II: 165–167, 204); төрки телләрдә (каз., алт. һ.б.) ту//тү «теге». Гомумән, бу тамыр дөньядагы барча телләрдә бар һәм балалар тәтелдәвеннән килсә кирәк, к. фин-угор та//тä (морд. тя, те) «теге, әнә, бу», рус. та, то һ.б. (к. Махмутова: 238–239), фин. tио «теге», гот. tojo ~ санск. tasya «бу» һ.б. Мар. тывэ, тэвэ «менә, әнә», тыганьэ «тегенди, шундый» бор. тат. теленнән булырга мөмкин. К. Тәнә, Тегеләй, Тегенә, Терә.



Предыдущая статья            Следующая статья