Тэтимол 2015

ТЕГӘРҖЕП, тат. диал., башк. тегәрйеп «суровая нитка» < иске тат. дигәр җеп «катылган, көчәйтелгән, икеләтелгән җеп» сүзеннән: дигәр «икенче; өстәмә, аеруча, супер» < фар. дигäр «икенче тапкыр; икенче, бүтән; супер-, өстәмә». Шунысы кызык ки, татарлар соңрак аны тегәр җеп дип аңлаганнар (текмәс җеп буламы инде?) һәм татар сүзен күрше халыклар шул мәгъ. калькалаганнар: чув. çĕлен çип «тегәрҗеп» (çĕле- «тегү, җөйләү»), мар. (Иванов, Тужаров: 248) ургумшүртö «тегәрҗеп»: ургум «тегем», шүртö «җеп». Бу мисаллар тат. теленең борынгыдан килгән абруе, тәэсирчәнлеге турында сөйли. К. Тигәлбар.

Тат. кием-салым, тегү-чигү лексикасында фар. сүзләре (бишмәт, мәсти, әдеп, сарпан, тастымал, шал, шәл һ.б.), шулай ук фар. теленнән калькалар (чигү ~ фар. кашидан һ.б.) борынгыдан, VI–X гг. бирле килә.



Предыдущая статья            Следующая статья