Тэтимол 2015

ТӘҮЛЕК[тәwлĕк] «период времени; сутки», диал. (ТТДС I: 441) «год; годовщина» > мар. кч. тäүлүк ~ каз., к.-калп. тәүлик, тәүлĕк, чыгт. (Радлов III: 1127) тäвлүк id. Чув. тавлăк, тавăк, талăк «тәүлек (көн һәм ел тәүлеге)» > мар. (Саваткова: 153, 156) тäлык, талык, талук «ел тәүлеге» бор. тат. теленнән булса кирәк, тат., башк. тәүлек исә бор. кыпч. *тәүлик < *тәглик, *тәглүк «түгәрәк» сүзеннән (чаг. тат. сөйл. ел түгәрәге = ел тәүлеге), к. үзб. тевлиг «чагарак» (к. ЎХШЛ: 247). Хак. теглек, алт. теглек, тегилек, теглегеч «түгәрәк». Сүзнең тамыры *тәү < *тәг «түгәрәк; нуль (!)» сүзеннән. к. ш. ук себ. тәүлә-ү «һавада әйләнеп йөрү», тәүләгән, тәүләткән «тилгән». К. Тәгәрмәч, Тилгән. Егоров 1964: 229; Räsänen 1969: 468; Федотов II: 168–169 (тат. теле материалы дөрес бирелми).

Дерив.: тәүлекле, тәүлексез; тәүлекләп.



Предыдущая статья            Следующая статья