Тэтимол 2015

ТӘРӘШ «мочка (льняная), пучок льна или шерсти; пакля; шерстобитка; чага (гриб)»; иск. «средство для удаления волос» (к. ЛТ I: 126) > мар. (Исанбаев 1978: 43) тараш, тäраш < уйг., үзб., төркм. тараш «тәрәшләү, юну, кыргычлау, чистарту» < фар. тараш «тәрәшләү; юну» < авест. thwareš id. (Platts: 315), к. ш. ук кырг., үзб. тараша «йомычка; щётка», төр. taraz olmak «тетелү, тәрәшләнү», (БТДҺ: 306, 350) тараш һәм тәрәш (бердәй мәгъ.) «киндераш; каен гөмбәсе; энәкарак», төр., гаг. тараш «камыл», тараз «көнҗәлә чүбе» һ.б. К. Тәрәшле.



Предыдущая статья            Следующая статья