Тэтимол 2015

ТӘРӘЗӘ, диал. (ДС III: 155; ТТДС I: 439; Ногман: 101; Тумашева 1969: 207, 211 һ.б.) тәрзә, тәрәз, миш. тирәз, тирәзә, себ. тәрәчә, тәрәс, тирәс, иске тат. дәрицә «окно» ~ башк. тәрҙә > тәҙрә < гом. кыпч. тэрэзә (кар. тэрэдҗэ > тэрэдзэ > тэрэзэ), төркм. (ТДГДС: 77) дерече, дереҗе [дэрэҗә] < фар. дäрūчä «кечкенә ишек, тәрәзә, төннек» (дäр «ишек» сүзенең кечерәйтүле вариантыннан) > төр. deriçe id.

Бу сүзнең үзенчәлекле варианты – чув. (Сергеев 1971: 149) чүрече [чүрэҗэ], түрече, тöрече, мар., удм. тöрзä < болг. *тöрэҗэ < *тораҗа < кар. тараҗа турыдан-туры бор. кыпч. сөйләшләреннән. Гомумән, бу сүз кыпчак-куманнарның Иртеш буйларында яшәгән чорларында Урта Азия телләреннән алынган, к. кырг. дарча, дарыча «кечкенә тәрәзә, төнлек», алт. (Радлов III: 1063) тäрäзä «төрмә (!)», куман. тереč «балкон», «Йосыф китабы»нда дәрәҗә, дәрчә «тәрәзә» < уйг. деризә, үзб. дераза, дарча, үзб. диал. дәричә, дарича, тәрәчә «тәрәзә». Кыпчак телләреннән бу сүз күрше (фин-угор, Кавказ һ.б.) телләренә дә кергән.

Фонетик үсеше сүзнең хакас-алтай тибындагы консонантизмга (сүз башында барча тартыкларның саңгыраулашуы, ә интервокаль позициядә яңгыраулашуы) ишарә итә; -ч- > -җ- > -з- үсеше исә мишәр тибындагы шивәдә пәйда булган. Zenker I: 1866; Räsänen 1969: 475; Абаев I: 627; Федотов II: 428; ЎХШЛ: 84.

Дерив.: тәрәзәле, тәрәзәсез; тәрәзәлә-ү; тәрәзәчек.



Предыдущая статья            Следующая статья