Тэтимол 2015

ТӘПӘРЕШ диал. «коротыш, сморчок» ~ башк. (БТДҺ: 350) тәпәрез, тәпәриз id. < уйг. < фар. тәги пәрһиз «ачлык, ураза тоту нәтиҗәсе» сүзеннән (пәрһиз «ураза; аскетлык») булса кирәк. Чаг. каз. теперiш «кыенлык, авырлык». Кр.-тат. tepĭreš, tepreš «сәхрәдә гизү» < гар. teferrüc id. дип аңлатыла, к. Dobr. III: 322.

Башкортстанда Тәпәреш дигән берничә авыл бар. Аларның аталыш мотивациясе билгесез.



Предыдущая статья            Следующая статья