Тэтимол 2015

ТӘҢРЕ «бог, тенгри» ~ гом. кыпч. тэңир, тэңири, к.-балк. тәйри, уйг. тәңри «тәңре», алт. теңери «күктәге, Алланыкы», хак. тигĕр «күк» ~ монг. тэңэр, тэңри, тэңэри «күк; тәңре». Бу сүзнең веляр варианты да киң таралган: чув. турă < торă < болг. *торы ~ төр., аз., төркм., кар. таңры, як. > тунг. таңара, таңгара «тәңре; икона» (к. ССТМЯ I: 162). Алт. теңери «күк», ә танары «тәңре». Тув. тээр адам, чер ием «тәңре атам, җир анам» диелә. Бу сүз тур. фикерләр бик төрле (к. Федотов II: 252–253). Безнеңчә, якут филологы Н.К. Антоновның (1971: 123–127) тэңри < таң эри «таңбатыр» дигән фикере игътибарга лаек. Бор. Кытай чыганакларында хәз. Алтай тирәләрендә po teng-ninig-li «җир тәңресе» таулары булган (Die chinesischen Nachrichten zur Geschichte der Ost-Türken: 42), моны Бор (бур) таңның эри дип аңларга мөмкин. Палаталь һәм веляр вариантлар булу таң эри «таң ире» тәгъбиренең бер телләрдә палаталь (эри – доминанта сүз), икенчеләрендә веляр (таң – доминанта сүз) яңгырашта булып берегүеннән килә. Тәңре сүзен кыт. thiān «күк», thiānlu «күк акылы» дип аңлату да бар, к. Будагов I: 370. М. Рясянен буенча (Räsänen 1969: 474), төрки тэңри < кор.-кыт. thjen li «язмыш тәңресе». Тәңре < тэңри сүзе хакында бүтән фаразлар тур. к. Жубанов, Ибатов: 314–337; МНМ II: 500–501.

Дерив.: тәңречелек. К. ш. ук Тәре. Чаг. түбәндәгене.



Предыдущая статья            Следующая статья