Тэтимол 2015

ТӘҢКӘ «монета; рубль» > удм. тенке, танка, мар. тäнга ~ бор. тат. (Мөхәммәдьяр телендә, XVI г.) дәңге > чув. тенкĕ, мар. теңге, тэнгы, удм. тэнкы ~ чыгт., уйг. тәңгә, алт. тäңкä, теңке, каз., төркм. теңге ~ монг. тэңкэ «тәңкә, сум; көмеш тәңкә» (төрле төбәкләрдә бу сүзнең мәгъ. үзенчәлекләре бар), фар. тäңге, тäңгä, иске монг. teŋge «көмеш тәңкә» һ.б. Гомумән, бу сүз Азиядә бик киң таралган, охшаш сүзләр Һиндустан ярымутравындагы телләрдә дә очрый. Сүзнең чыгышы бәхәсле, күпчелек этимологлар аны иске фар. данаг < бор. фар. (грекча язылышында) δαναχη «тәңкә» сүзеннән дип карыйлар; индонез. tanggah – «бор. фарсы тәңкәсе» < фар. даңги гаһ «гади (йөрештәге) тәңкә» (шуннан ук иске монг. tеngah «металл акча, тәңкә») дип аңлатыла; урта гасырлар фар. телендә dang «дирһәмнең дүрттән бер өлеше» (к. Поппе 1938: 138), danеg, danake, danik – төрле өлкәләрдә төрле тәңкәләр. Тәңкә һәм тиен ~ тин сүзләренең багланышы бик шикле.

Иске тат. дәңге, дәңгә рус. деньга сүзенең чыганагы булган булса кирәк; рус теленнән бу сүз русларга күрше күп кенә телләргә кергән (мәс., фин. tenke, эстон. tеng һ.б.). Будагов I: 381; Фасмер I: 499; Doerfer II: 587–589; ЭСТЯ III: 180; Федотов II: 207–208; Аникин: 181 (бу китапларда арытабангы мул әдәбият күрсәтелә).

Дерив.: тәңкәле; тәңкәлек.



Предыдущая статья            Следующая статья