Тэтимол 2015

ТӘНӘЙ-Ү, тәнә-ү, тинә-ү диал. (без теркәдек. – Р.Ә.) «отдыхать, восстанавливать силы (о поле, о женщине после родов)» << монг., тунг. тэний- «бөгелгәч тураю, аякка басу» ← тэˉн, тэˉң «тигез, туры» сүзеннән (к. ССТМЯ II: 235). Кр.-тат., төр. телләрендә dene- «сынау; аермасын белү», denel-, denen- «сыналу», denet «фәнни тәҗрибә», deney «эксперимент» сүзләре дә тәнә-ү белән гомоген шикелле. Чаг. башк. (БТДҺ: 348) тәңклә-ү «тигезләү, турайту, таслау». К. ш. ук Тана-у, Тинә-ү.

Дерив.: тәнәйт-ү «торгызу, реконструкцияләү» – ошбу китапта бу сүз шул мәгъ. кулланыла.



Предыдущая статья            Следующая статья