Тэтимол 2015

ТӘМДӘК (Тумашева 1992: 206) «тамга, бирка» ~ алт., хак. темдек, тäмдäк, тув. демдек «билге, значок» < бор. төрки *temläk (←temlä «билгеләү, бикләү», к. ДТС: 551) >> рус. темляк «кылыч кынына тагылган билгелек, чук». Рус сүзен тат. тәмлик сүзеннән дип аңлату (Фасмер IV: 40) бик төгәл түгел, чөнки, беренчедән, андый сүз безгә очрамады, икенчедән, татарча тәмләк булыр иде. Гомумән, тәмдәк варианты, әлбәттә, *тәмләктән килеп чыккан (башкортчарак вариант). Сүзнең тамыры – *тәм < *тэм «билге итеп бәйләнгән элмәк, киндерә». Чаг. Тимгел, Тимрәү. Рус. темляк (күпмәгънәле сүз) тур. Аникин: 545.



Предыдущая статья            Следующая статья