Тэтимол 2015

ТӘМӘКЕ, диал. (Радлов III: 1130, 1120) тәмәкү «табак» < госм. тамаку, гом. кыпч. тәмәкә, тамақа, тамеки һ.б. (һәрвакыт -м- белән), төркм. тэммэкэ, фар. тäнбакүˉ һ.б. (күп телләрдә). Бу сүз тат. теленә Шәрыктән килгән (рус. табак исә ним., фр. телләреннән). Ахыр чиктә ул Гаити утравының индиан телләренең берсеннән (тайно) таралган (к. Kluge: 902).

Мар., удм. тамак, тамаки, тäмäк < тат., чув. тапак < рус., чув. тамкă << алт., хак. тамкы һ.б. аерым бер чыганактан, к. Räsänen 1969: 459. Тунг.-маньч. дамга, яз. монг. tamakin «тәмәке» тур. к. ССТМЯ I: 195. К. ш. ук Тимергалин: 454 (бик тәфсилле).

Дерив.: тәмәкече, тәмәкечелек; тәмәжник (русчаданмы?).

Шәрык илләрендә тәмәке тарту гөнаһка исәпләнми. Татарларда электән катган тыелган (к. М. Колыйда: Шайтан шөгыледер, бел, тәмәке). Русларда да XVIII г. кадәр тыелган булган.



Предыдущая статья            Следующая статья