Тэтимол 2015

ТӘЛЛӘТӘВЕЧ[тәлләтәwĕч] «вальдшнеп; зуёк» ~ башк. (БҺҺ II: 273; БТДҺ: 350–351) тәтәлтәүгес «бытбылдык», тәтелдәүес, тәтелдәүек «яңгыр чыпчыгы» ~ чув. (Сергеев 1968: 68–69) телле «шәп чаба торган ниндидер бер кош» < тәлле тәвеч < тәлле тавис «башы чуклы тавис» (диал. тәвес, тәвис «тавис»), к. Тәл. К. ш. ук удм. таллибош < тат. тәллебаш , удм. талливай «тәлле кикрик» (вай «әтәч кикриге») – һәр икесе «тәлләтәвеч» мәгъ. Башк. вариантлары халык этимологиясе нигезендә («тәтелдәү»гә нисбәтләп) килеп чыккан (хәлбуки тәлләтәвечләр «тәтелдәмиләр»). К. түбәндәгене.



Предыдущая статья            Следующая статья