Тэтимол 2015

ТӘЛКЫЙНЬ[тәлқин] «толкование; проповедь муллы у могилы покойного после его погребения», себ. (Тумашева 1992: 201) талқын «кабер өстендә җырлана торган җыр» < гар. тäлқūн id. Үзб. телендә бу сүз (к. ЎХШЛ: 245) гомумән «җыр, көй» мәгъ. алган.

Себ. татарларында бу сүз мәҗүси төрки йола рухында аңлашылган; төркиләрдә, ш. ук һуннарда мәрхүм турында аны аклап-мактап эпик җыр җырлау булган (мәс., Аттила үлгәч, шундый тәлкыйнь – озын җыр җырлаганнар, ул җырның латинчага тәрҗемәсе дә сакланган).

Дерив.: тәлкыйньлә-ү, тәлкыйньче.



Предыдущая статья            Следующая статья