Тэтимол 2015

ТӘЛИНКӘ «фарфоровая или металлическая тарелка», техникада «диск» < рус. диал. талерка (шуннан арытабан тарелка → тат. тарилкә ) < талер ← ним. Teller «тәлинкә» < ит. tagliere «коштабак, үзендә ашамлык турагыч табак» ← лат. taliare «юну, турау, нечкәртү». Шул нигезгә талия «кысык бил» сүзе тоташа, к. Kluge: 904, 911. К. ш. ук Тарилкә. Фразема: тәлинкә тоту (ялау) «ялагайлану, ярарга тырышу». Русча тәгъбирдән калька булса кирәк, чаг. рус. блюдолиз «ялагай» һ.б.



Предыдущая статья            Следующая статья