Тэтимол 2015

ТӘЛИКӘ (XIX г. текстларында) «тележка (двухколесная)» ~ кр.-тат. taleke, нуг. таьлийке [тәликә] «кырандас, тарантас», төр. talika «көймәле җиңел арба» – төр. язылышына караганда, бу сүз гар.-фар. даирәсеннән килә, ләкин М. Өзённең бик зур гар.-фар. алынмалары сүзлегендә (Özön 1997: 813) андый сүз юк. Ихтимал, тәләкә (к.) сүзе белән баглыдыр.

Тәләкә, тәликә сүзләре мисалында һәм яңгырашлары, һәм мәгънәләре бик охшаш сүзләрнең дә еш кына бөтенләй үзгә-башка чыганактан килү ихтималы бик ачык күренә.



Предыдущая статья            Следующая статья