Тэтимол 2015

ТӘЛГӘШ, тәлкәш, (к. ДС II: 194), диал., башк. (БҺҺ II: 271; ТТДС II: 315) тәлгә, тәлге «гроздь; кисть; бахрома» < *тәлкәч, тәлкә-, тәл (к.) сүзенең кечерәйтү формалары. Фонетик үзенчәлеге (ч > ш) буенча нуг. теленнән дип уйларга мөмкин, ләкин нуг. андый сүз безгә мәгълүм түгел.

Дерив.: тәлгәшле, тәлгәшсез; тәлгәшлән-ү. Диал. (ЗДС: 615) тәгәлдәш < тәлгәдәш «бәрчә, букет».



Предыдущая статья            Следующая статья