Тэтимол 2015

ТӘЛӘКӘ I(ТТАС III: 217; ТТДС I: 438; ТТДС II: 315) «вертушка (у калитки и т.п.); засов; закрутка; валёк (у плуга), отвал плуга; человек маленького роста» ~ башк. (БҺҺ III: 189; БТДҺ: 348) тәләкә, теләкә «келә; авызлык боҗрасына эләктерелә торган тияк, кәс тактасы» и т.п. – бу сүзнең күп мәгънәлелеге аның этимологиясен кыенлаштыра. Мәгънәләрнең күпчелеген «беркеткеч деталь» дип гомумиләштереп, аны гар. тä‘лäқа «бәйләгеч, беркеткеч» (к. Тәләкә II ) сүзеннән булуын чамалап була. Ләкин нишләп гарәп сүзе – әйбер атамасы шундый киң таралыш алды икән. Аннары, китерелгән мәгънәләрне «әйләнә торган нәрсә» дип тә гомумиләштереп була (ш. ук сүзтезмәләрдә: тәләкә күкәе «күп кабатланган нәрсә», тәләкә кыздыру «бер нәрсәне күп кабатлау, артык әһәмият биреп сөйләү», тәләкә коңгыз «су өстендә әйләнеп йөри торган коңгыз төре»), шул ук вакытта тәләкә сүзен каз., к.-калп. телеген «ике тәгәрмәчле арба», чыгт. тлкин (сузыклары ачык түгел, к. Будагов I: 374) «арба төре», чыгт. (Радлов III: 1086) тäлгäн «агач хәрби машина», чулым. (алт. диал., к. Радлов III: 1070) тäргäн «түгәрәк; тәгәрмәч», монг. тэрэг «шүрегә җеп урагыч тәгәрмәч; арбачык», тэргэн, тэрэгэн, тэлэгэ(н) «арба» – шуннан кр.-тат. һ.б. кыпч. телләре аша рус. телега сүзе дә килә (Фасмер IV: 37–38). К. ш. ук ССТМЯ I: 238.

Рус. телега сүзенең төрки < монг. этимоннары турында К.Г. Менгес (1979: 137–145) бик тәфсилләп яза. Аныңча, (С. Муратовка сылтанып) бор. монг. teligen < *teg-li-gen, teg-li-ken «тәгәрмәччек» бор. төрки-монг. тэк < тэг «түгәрәк, әйләнә» тамырыннан ясалган (бу тамырга гомумән бик күп сүзләр тоташа, к. Тилгән ).

Тәләкә ~ тәләгә сүзе белән хак. тилекей, тув. делегей «киң дөнья, түгәрәк горизонт» сүзе баглы булса кирәк. Тат. тәләгәе тигез «(аның) дөньясы тигез» тәгъбирендә дә шул ук сүз күренә. Чаг. Тәликә, Тәләгәй.



Предыдущая статья            Следующая статья