Тэтимол 2015

ТӘЛ I(Тумашева 1992: 206; БТДҺ: 348) «точно; точка»; тәл бул- «встретить, наткнуться» ~ чув. тĕл «урын, төш, өзенте», тĕл пул- «тәл булу» (?, монда фонетик закончалыкларга хилафлык та юк түгел). Каз. тел «бердәнбер» < тәл?

Тәл сүзенең бүтән төрки телләрдә параллельләр күренми, ихтимал ки, ул болг. сүзедер. Чув. тĕл гом. төрки түш > төш сүзе белән чагыштырыла, к. Федотов III: 214.

Тәл сүзеннән себ. тәлек-ү «кинәт очрау», башк. тәллә-ү «төбәү» фигыльләре ясалган.



Предыдущая статья            Следующая статья