Тэтимол 2015

ТӘКЪЛИДИ «подражательный» (тәкълиди әсәр «подражательное произведение», тәкълиди сүз «подражательное слово, имитатив») < гар. тäқлūдū id., к. Тәкълит.

Тәкълиди, тәкълит лингвистик терминнарын Җ. Вәлиди тәкъдим иткән булган; тик 30 нчы елларда бу терминны юкка чыгарып, русчадан ямьсез, уңышсыз калька – аваз ияртеме сүзен керткәннәр. Хәлбуки аваз ияртеме яки ияртем дигәннән дә барыбер (махсус аңлатмасаң) берни дә аңлашылмый. Сүз ясалу мантыйгы буенча исә ияртем ул «ияртелгән төркем»!

Әдәби телдә тәкълидия «ияреп, охшатып (кайчакта сатирик тонда) язылган әсәр», мәс. Тукайның «Яңа кисекбаш» поэмасы. Тәкълидия дип иске үлчәмнәр белән язылган шигырьне дә атыйлар.



Предыдущая статья            Следующая статья