Тэтимол 2015

ТӘКӘРЛЕК (Троянский I: 341 һ.б. күп чыганакларда) «пигалица; чибис; трясогузка» ~ башк. (БТДҺ: 347) тәгәрәк, тәгәрлек, тәгәрлүк > чув. текерлĕк, текерлү, тетерлĕк һ.б. (к. Федотов II: 206), мар. (Исанбаев 1978: 21) тагарля «чибис». Бу сүзнең тат., башк. сөйләшләрендә бүтән мәгънәләре дә бар (к. ТТДС I: 437; БТДҺ: 348) «сипкелле» (тәкәрлек күкәе шикелле дип тә әйтелә), «мөгезле әкәм-төкәм» (тәкә сүзенең контаминацион тәэсиреннән), «мәрхүмне искә алу мәҗлесе» (гар. тäкäррур «кабаттан искә алу» сүзеннән юри бозылган булса кирәк). Чаг. гаг. текир, төр. tekir «кара чуар (мәче); чутырлы», tekir ördeği «кара чуар кыр үрдәге төре».

Икенче яктан к. иске тат. (Троянский I: 343) тәкәрәк «тәгәрәүчән; тырпылдык» ~ төр. tekerlek «түгәрәк; йомры».



Предыдущая статья            Следующая статья