Тэтимол 2015

ТӘКӘ «козёл, баран» > чув. така [тага] > мар. (Иванов, Тужаров: 214; Саваткова: 156) тага, тäгä, удм. (< тат.) така id. < гом. төрки тэкэ id. ~ бор. монг. (Поппе 1938: 267) teke, tekke > хәз. монг. тэк, тэх, бур. тэхэ ~ тунг.-маньч. (ССТМЯ II: 230) тэхэ «кыргый кәҗәсыманнарның иркәге». Төркм. тәккә «көтү башлыгы булган тәкә»; гомумән «шәп егет», ш. ук кабилә атамасы. Чаг. Кучкар.

Сүзнең тәүге яңгырашы *тэккэг, к. бор. төрки (Zenker) täkäv ~ каз. дегаү, дегәү «тәкә» (каз. сүзе угыз-кыпч. катнаш сөйләшләрдән). Бу сүз күп күрше телләргә кергән, к. фар. такка, тäккä, көрд. tеkе «көтү тәкәсе, сәркәш». Будагов I: 366; Федотов II: 163–164. Рус. тек, тыкен «тәкә, кыр кәҗәсе» тур. Аникин: 544, 574 (бай әдәбият күрсәтелә).

Дерив. ярлы. К. Тәкәдән, Тәкәли.



Предыдущая статья            Следующая статья