Тэтимол 2015

ТӘЙ (ТТАС III: 211) «одна сторона двухстороннего мешка для навьючивания» – «курҗынның (хөрҗеннең) бер ягы; шундый ук авырлыкта булган йөк (рус. «противовес»)», диал. тай «парлы борысларның берсе» ~ чув. тай (< тәй- ?) id., тай кĕсье «тулы кесә; зур кесә» ~ гом. кыпч., чыгт., уйг., аз., төр. тай, төркм. таай «тәй; сыңар; курҗынның бер ягы; тиңдәш; төргәк, тюк», төркм. даай «ярты», үзб. диал. той, тойпақ «төргәк» < фар. тай id. Бу сүз киң таралган (Кавказ телләрендә дә еш очрый) һәм аерым телләрдә күп аерым үзенчәлекле (күч.) мәгънәләр алган (мәс., каз., к.-калп. тай «99 килограммлы үлчәү берәмлеге»). Zenker: 250; Будагов I: 339; ҚТДС: 313; Räsänen (FUF XXIV, 1937: 257) бу сүзгә венг. táj «каршы; каршы як» сүзен дә нисбәт итә); рус. тай, тайка «төргәк, тәй» тур. Фасмер IV: 10.

Фразеологизм: ике тәйле «тиң ихтималлы, тегеләй дә, болай да булырга мөмкин; шикле». К. Тәе. Чаг. Тән, Тиң.



Предыдущая статья            Следующая статья