ТӘҖРИБӘ «опыт» < гар. тäҗрибä id. җрб «татып карау, сынау» тамырыннан. Чаг. ш. ук иске тат. тәҗриби  «тәҗрибәле». К. Җәриб.  Дерив.: тәҗрибәле; тәҗрибәсез  «тәҗрибәсе булмаган» һәм «тәҗрибә ясамыйча»; тәҗрибәлә-ү; тәҗрибәче  һ.б. Иске телдә тәҗрибәкяр  «тәҗрибәләр үткәрүче» сүзе булган.  |