Тэтимол 2015

ТӘГӘРМӘЧ «колесо» < тәгәрмәгәч (без теркәдек. – Р.Ә.) id. < тәгәрмикәч, *тәгәрмәй-кәч «кечкенә тәгәрмәч» сүзеннән, к. диал. (ТТДС I: 436) тәгәрмәй, тәгәрми «тәгәрмәч; арбачык», каз. тегiрмеш id. һ.б. << бор. төрки (ДТС: 548, 550) tekermi, tegermi, tegirmä «түгәрәк, алка» (-mi, -mа морфемасы аңлашылып бетми, ихтимал, ул аерым сүздер) > төр. tegermi, deyirmi «математик түгәрәк, әйләнә», degermi «түгәрәк; хачсыман дүрткел», төркм. дегирми «тәгәрмәч» һ.б. күп телләрдә.

Шунысы характерлы ки, тәгәрмәч, тәгәрмәгәч яисә тәгәрмәй сүзләре, бор. төрки һәм тат. теленнән тыш, бүтән кыпч. телләрендә юк; бу факт башк. тәгәрмәс, тәңәрмәс сүзенең тик тат. теленнән генә килә алганын күрсәтә. Тат. тәгәрмәч сүзе үзе дә берәр аерым төбәктән (ихтимал, миш. сөйләшләреннән) таралган, чөнки Казан татарларында «тәгәрмәч» мәгъ. көпчәк сүзе кулланыла (арба көпчәге һ.б.); чув. телендә «тәгәрмәч» урынына кустăрмач (тат. тәгәрмәч сүзеннән ярымкалька) һ.б.

Диал. (ЗДС: 616–617) тәгәрмә, тәкермәч «тәгәрмәч», әлбәттә, *тәгәр-, тәкәр- фигыленнән (тик ясалышы ачык түгел); аның исем коррелянты – тәгәр, к. аз. тәкәр, төр. teker «тәгәрмәч», тат. диал. (ТТДС I: 436; Тумашева 1992: 206) тәгәрцәк, тәгәрцек, башк. (БТДҺ: 349) тәңгәрсәк ~ нуг. тегершик, каз. диал. (ҚТДС: 327) тегершiк «кечкенә тәгәрмәч», госм., чыгт. тäкäрлäк id. һ.б. ясалган. К. Тәгәр, Тәкернә-ү, Тегермән . ЭСТЯ III: 172, 178 (төркм. дегирми- «тәгәрми» сүзе тур., аз мәгълүматлы).

Дерив.: тәгәрмәчле, тәгәрмәчсез; тәгәрмәччек; тәгәрмәчлек, тәгәрмәчлә-ү.



Предыдущая статья            Следующая статья