Тэтимол 2015

ТӘГӘР, тигәр, тәгәй (ЗДС: 616) «круг, колесо» ~ кр.-тат., госм. тäгäр, тäкäр, төркм. тигир id. Тат. тәгәр сүзенең үзе генә кулланылуы шик астында (ләкин бик мөмкин), әмма бу сүзнең (һәм аның фонетик модификацияләренең) күпсанлы дериватлары теркәлгән, к. иске тат. (Троянский I: 343) тәкәрәк «тәгәрәүчән нәрсә» < тәкәр-әк ~ кырг., госм. һ.б. тегерек id.; тат. диал. (ЗДС: 616–618) тәңәр-ү, (ТТДС I: 436) тәгәрлә-ү, тәгәрнә-ү, (ЗДС: 617) тәкәрләт-ү, башк. тәңәрлә-ү «тәгәрәү» ~ каз. тегерле-, госм. тäкäрлä id. һ.б., себ. (Тумашева 1992: 206, 209, 220–221) тәгәрцек, тигәрчек «тәгәрмәч», башк. (БТДҺ: 248–249) тәңәрсәк ~ каз. тегершiк id.; себ. (Тумашева, Op. cit.: 204, 207) тәгәрек, тигәрәк «түгәрәк», төр. tekerlek «тәгәрмәч». Бу сүзләрнең түгәрәк (к.), түгәрлә-ү, түгәрчек ~ ком. дёгерчик һ.б. вариантлары да бар. Шулай итеп, сүзнең тәгәр ~ тигәр ~ түгәр яңгырашлары абайлана. Тәгәр < *тэгэр > тигәр вариантлары тат. теле өчен характерлы, аңлаешлы күренеш, әмма *тэгэр ~ тöгэр > түгәр (э ~ ö) тәңгәллегенең генезисы юньләп хәл ителмәгән мәсьәлә, к. Тәкернә-ү, Тирә, Түгәрәк.

Тәгәр < тэкәр < тэңкәр «түгәрәк» белән беррәттән тәгәр- < тэкәр- < тэңкәр дигән фигыль дә булган, к. венг. (< төрки) teker- «әйләндерү», tekerе- «тәгәрәү», к. ш. ук себ. (Тумашева 1992: 206) тәгәрек «түгәрәк» (тәгәр-ек: -ек фигыльләрдән исем ясагыч кушымча).

Бу сүзләрнең барысының да тамыры тәк < тәңк «әйләнә, түгәрәк» (тәңк варианты башк. мисаллардан күренә); бу сүздән төрки телләрдә исәпсез күп сүзләр ясалган, к. Тәгәрә-ү, Тәгәрмәч, Тәгәч, Тәкмәк, Тәкмәч, Тегермән, Тик, Тирә, Түгәр. Будагов I: 367–368; ЭСТЯ III: 178 (аз мәгълүматлы).



Предыдущая статья            Следующая статья