Тэтимол 2015

ТӘВӘ II[тәwә], дәвә [дәwә] (ТТДС I: 89, 314) «верблюд» ~ уйг. диал. тәвә, тув. теве < бор. төрки (ДТС: 557) tevej, devej, төр. deve һ.б. (бик күп вариантлар, к. ЭСТЯ III: 313–315) id., иң бор. вариантка уйг. тоги < бор. кыт. токи якын булса кирәк, чөнки барча бүтән вариацияләр шуннан чыга ала, к. ш. ук Дөя.

Тат. телендә тәвә варианты, башлыча, тәвә кошы, тәвәкош тәгъбирендә очрый; бу тәгъбир күптәннән килә, к. рус. девякушъ «тәвә кошы» < кр.-тат., төр. deve kuş, devekuş id. Гомумән, бу кошны «дөя кошы» (башы дөянекенә охшап торган кош) дип атау барча Евразия телләрендә күзәтелә: ул кошның лат. атамасы Struthio camelus асылда «тәвә кошы» дигән сүз, к. ш. ук бур. тэмээн шубуун, кыт. тоцзū һ.б. шундый ук фразеологик атамалар.

Тәвә ~ дөя сүзенең монг. телләренә хас тэмээн, тэмиэн варианты тат.-башк. даирәсендә дә билгеле булган күрәсең, к. миш. (ТТДС II: 313–314) тәбәлайак, тәвәтояк «черви (кәрт тамгасы)» – тәбәл < тәбән монда монг. диал. тэбээн «дөя» сүзеннән килә. К. ш. ук башк. кабиләсе тамъян < тәмийән асылда «дөячеләр» мәгъ. булган булса кирәк. К. ш. ук Федотов II: 211; Аникин: 574–575 (рус тывен, тымен, тюя сүзләре тур.).



Предыдущая статья            Следующая статья