Тэтимол 2015

ТӘБИКМӘК (ТТДС I: 436) «блин; тонкая лепёшка; вид тонкого пирога» < таба икмәк, әлбәттә. Еш кына табикмәк дип әйтелә һәм языла да, к. ТТДС I: 390; БТДҺ: 299.

Тәбикмәк һәм табикмәк вариантларына аерым мәгънәләр салу, безнеңчә, иртәрәк, чөнки бу сүзләр төрле урынчылыкларада төрле ашамлыкларны белдерәләр. Гомумән, диффуз мәгънәле, киң таралган бер сүз.



Предыдущая статья            Следующая статья