Тэтимол 2015

ТӘБӘНӘКУГА – имя красавицы в эпосе (ТХИ: Дастаннар 1984: 32–33, 35) < алт. тäмäнä < тäңäнä < тув. Ак Тевене, ш. ук даңына, даңгына ~ бур. дангина < санск. dakini «дөнья гүзәле; фәрештә» һәм алт. куа, қуга << кыт. хуа «чәчәк; гүзәл кыз» сүзләреннән гыйбарәт тәгъбир. Татар эпосында Куа ханым, Куга ханым үзе генә дә әкияттәгедәй гүзәл хатын мәгъ. кулланыла. Бу сүз ш. ук юха < ләw хуа «аждаһа гүзәл» сүзе составында да бар.

Һинд мифологиясендә däkini < *dänkini Кали дигән алиһәнең җарияләреннән берсе, бик усал, хәтта явыз, ләкин изгелеккә авышлы рух. Тибет буддизмында бу рух трансформация кичергән һәм фәрештә мәгъ. кулланыла башлаган (МНМ I: 348). Себер төркиләрендә бу образ киң таралган.

Тәбәнә бор. төрки (ДТС: 160) < санск. divini «алиһә» сүзеннән дә килеп чыга ала. Ләкин аның мәгънәсе «гүзәл кыз»га бик бап түгел.



Предыдущая статья            Следующая статья