Тэтимол 2015

ТӘБӘНӘК, диал. (ДС III: 147) тәбәшәк, тәбешәк, (ТТДС I: 436; Тумашева 1992: 205) тәбәкәй, тәбәй, тәбешек «низкий, низенький», (ЗДС: 618–628) тәмәш, тәмәшәк, тәптәк ~ башк. тәпәшәк, тәпәш, башк. диал. ләпәшәк, ләпәш id., себ. (брб., к. Дмитриева 1981: 186) тäбäн «тәбәнәк; түбән, түбәнгә», тäбäчäк «лапас» ~ кар. тёбеньги, тибэнги «тәбәнәк; түбәнге», удм. табанак «тәбәнәк буйлы» < тат. (ЛТ I: 3) табанак, үзб. диал. (ЎХШЛ: 244) таванақ id.

Бу сүзләрдә дә контаминация бар. Тәбәнәк < тәбән-әк (-әк кечерәйтү кушымчасы) ← тәбән < тәпән < бор. уйг. тәги пәнд, тәгү пәнд «төбе түбән» (тәк «төп», пәнд «аскы, түбән») сүзеннән, к. түбән; тәбәшәк < тәбәш-әк тәбәш < тәпәш < бор. уйг. тәги пэст (паст), тегү паст ш. ук мәгънәдә (фар. пäст «түбән, тәбәнәк» сүзе тат. диал. паст «тәбәнәк болдыр» һәм бәштәк < мәштәк «тәбәнәк буйлы ат» сүзләрендә дә чагыла). Ләпәшәк ләпәш вариантында фин-угор тамыры лап (к. Лап ) «түбән» сүзенең тәэсире бар. К. Тәпән, Түбән.



Предыдущая статья            Следующая статья