Тэтимол 2015

ТӘБӘЛДЕРЕК «педаль (ткацкого станка); подножка (вагона)»; диал. (ДС I: 193) «намордник (телят); слега» < (ДС III: 147) табандырық «педаль», (башк.) табалдырық «бозау (һ.б.) борындыгы», нуг., кр.-тат. tabaldırık «мунчада киелә торган агач ката» ~ каз., к.-калп., кырг. табалдырық «тәбәлдерек; тупса», хак. диал. (сагай, койбал, к. Радлов III: 968) табалдрық «олтырак; олтан», к.-балк. тебеңньқ «иярнең бер өлеше», рус. (Даль) тебенек «ияр канаты», хак. тебĕнҗек «өзәңге». Бу бер-берсенә керешә торган сүзләрнең уртак элементы – яфрак формасындагы яссы әйбер. Тәбәлдерек < табалдырык < табандырык күчешләре бик аңлашыла (табан сүзеннән), әмма йөгән яисә иярнең бер детале булу безгә бик аңлашылып бетми. Ихтимал, бу сүзләрдә контаминация күренеше бардыр (к. Тибенге ).



Предыдущая статья            Следующая статья