Тэтимол 2015

ТАЯНЧЫК[таºйанч ы̌қ] «скот, который родственники дарят невесте в момент, когда она сходит со свадебного экипажа у дверей жениха» (Ахмаров 1907: 28) > чув. таянчăк (шулай ук – таян id.) ~ башк. (БТДҺ: 300) тайансық, уйг. тайанчуқ, үзб. тайанчиқ, тойанчиқ «таяныч, терәк», чыгт. (Радлов III: 817–818) тайанчақ «сөңге терәгән урын (сөңгене җиргә терәү – бор. гореф-гадәт буенча үз фикереңне әйтергә теләү») ← тайан- «таяну».

М.Р. Федотов (II: 183) чув. таян, таянчăк сүзләренең этимологиясен ерактан – монг. тайи- «корбан бирү» сүзеннән эзләп маташа. Хәлбуки таян – таянчык сүзеннән кире сүз ясалыш нигезендә генә килеп чыккан (эллипсис).

Таянчык туры мәгънәдә – кәләш мәгәлдәктән төшкәндә таяна торган мал, фигураль мәгънәдә – киленнең мораль таянычы булган.



Предыдущая статья            Следующая статья