Тэтимол 2015

ТАШЫ-У(ташый) «таскать, возить; нести, носить» < гом. кыпч., уйг., чыгт., госм. (Радлов III: 935–936) ташы- (нуг., каз., к.-калп. тасы-), төркм. даша-, төр. диал. дашы- id. Э.В. Севортян һ.б. (к. ЭСТЯ III: 170–171) таш «тыш» сүзеннән диләр; безнеңчә, бу таш сүзеннән дә килә ала. Һәм, гомумән, аерым бер тамыр булырга да мөмкин.

Ташы- продуктив нигез: ташыл-у, ташын-у, ташыт-у, ташыш-у (барча юн. формалары кулланыла).



Предыдущая статья            Следующая статья