Тэтимол 2015

ТАШЛАМА II: диал. (ТТДС I: 403) ташлама айак «круглый ковш» > мар. ташлама корка «бәйрәмнәрдә күзеннән сыра яки әче бал тутырыла торган чүмеч (аны соңгы тамчысына кадәр эчеп бетерергә кирәк булган)», ташлама кече «пасханың соңгы көне», ташла- «тулып ташу» ~ чув. ташлама «бәйрәмдә барча мәҗлестәшләр берәр телем кисеп ала торган калач», ташла-, ташлат- «бию» – барысы да тат. таш-у (ташып чыгу) сүзеннән ди Рясянен (Räsänen 1969: 466). Әгәр аның сүзе дөрес булса, ташлама < *ташулама, чув. ташă «бию» < тат. *ташу. Ләкин чув. этимологлары бу аңлатма белән килешмиләр, аларча, чув. таш, ташă «бию» тәкълиди сүздән килә (к. Егоров 1964: 233–234, Федотов II: 182). Безнеңчә, ташлама сүзе бор. *таштлама- ← бор. төрки (ДТС: 257) taγšut «шигырь уку, декламация» ← taγıš «такмак» сүзләренә тоташа, к. кырг. ташта- «бию-җырның бер номерын башкару» > каз. таста «мәҗлестә үз өлешеңне эчеп бер җыр җырлау». Шулай итеп, ташлама << *тағшутлама. Чув. ташă «бию» < бор. *тағышыг; нуг., каз., куман. таус- «исәнлеккә эчү» ← *тағыш- «тау итү» булса кирәк. Чаг. Тау II.



Предыдущая статья            Следующая статья