Тэтимол 2015

ТАШБАКА «черепаха» < гом. кыпч. ташбақа, таш бақа (нуг., каз., к.-калп. тас бақа, тасбақа), уйг. ташпақа, төркм. ташбаққа, ташпаққа id. Бу сүз ташбаканың кабырчыгы таш кебек каты булганнан, бигрәк бор. төркиләрдә, кытайлар үрнәгендә, һәртөрле истәлекле баганалар, нишаналар кую өчен таштан зур ташбака сыны ясау гадәтеннән булса кирәк (к. Киселёв 1962: 65–67; Zieme: 254–258). Тимергалин: 445.

Ташбака ком. тақалы бака: тақа «баш сөяге». Шуннан чыгып, рус. черепаха сүзен төрки. чэрэп бака тәгъбиреннән дип уйларга гына кала: рус. череп «баш сөяге; чирәп (керамик) чүлмәк» төрки телләрдә дә киң таралган (к. Чирәп ).



Предыдущая статья            Следующая статья