Тэтимол 2015

ТАШ «камень» < гом. кыпч. таш (нуг., каз., к.-калп. тас), төркм. дааш, як. тааш < бор. төрки *таал >> чув. чол > чул id., бор. монг. čilaγun > монг. чулуун «таш» һәм гом. тунг. ǯоло «таш», ш. ук. кор. тол «таш» сүзләре белән чагыштырыла, к. Будагов I: 724; ЭСТЯ III: 167–169; ССТМЯ I: 263; Федотов II: 421–422.

Таш сүзен кайбер этимологлар тыш < таш сүзе белән бердәй дип баралар. Чаг. ш. ук Чаллы. Гомумән, таш продуктив нигез: ташак (тестикула), ташлы, ташлык . К. Ташбака, Ташбаш, Ташкуран, Ташла-у, Ташы-у.



Предыдущая статья            Следующая статья