Тэтимол 2015

ТАУШАЛ-У[таºwшал-] «измызгаться, протереться (о частях одежды); ослабеть, постареть», диал. (Н. Баян) «разволноваться» ← диал. *тауша - (ш. ук таушар-, таушарыл-у ) «начарлану, юкару» (чаг. диал. таушак «таушалган»). Бу фигыль чыгт. (Zenker I: 250; Радлов III: 988) таwуш, тавуш «зәгыйфь, арык, нечкә, юка» сүзеннән килә, бу исем сүз исә үз чиратында бор. кыпч. *таw < *тағ «так, беткән» нигезеннән ясалган (яки шуның фигыль коррелянты булган) *таw-, *таwы- фигыленнән, шуннан ук гом. кыпч. таwыс-, таwус-, хак. тоос- «кулланып бетерү; ахырга җиткерү» < *таwш- id. (ягъни бер очракта гадәттәгечә омонимнар ясалган: таw-ыш аффиксына беткән исем һәм таw-ыш - таw-ы фигыленең урт. юн.). Чаг. ш. ук чыгт. (Будагов I: 338, Zenker: 250) таwуш- «хәлдән тайганчы йөгерү, чабу, сикерешү», taušat- «куып, арытып аулау». К. Тауса-у.



Предыдущая статья            Следующая статья